Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Шигъри тәлгәшләр: Алсу Алексеева иҗаты

Лирик чигенешләргә бирелеп, күңелләрегезне ял иттерегез әле, дуслар!

Ярату

Сине генә сөеп яшәдем мин,
Сине генә өзелеп яраттым.
Уйларымнан бер дә чыкмыйсың син,
Килеп чыгарсың кебек бервакыт. 
Гомер узган саен искә төшеп,
Сагышларга мине саласың.
Хыялымда сине саклыйм, иркәм,
Якты йолдыз булып янасың.
Икәү йөргән сукмаклардан узам,
Сине генә өзелеп сагынам.
Кочагыңа синең сыеныр идем,
Әгәр күрсәм сине яңадан.
Якты истәлекләр булып калсын      
                                                    безнең
Йөрәкләрдә яшьлек моңнары.
Күңелләрдә балкысыннар һәрчак
Хатирәләр тулы шатлыгы.

Сиреньнәр

Яратам мин сирень чәчәкләрен
Май аеның ямьле көнендә;
Сокландырып алар тирә-якны
Хуш исләрен җиргә тарата. 
Сирень чәчәкләрен өзеп бирдең
Яшьлегемнең матур кичендә;
Башларымны минем әйләндердең
Сөю бүләк итеп үзең дә.
Ак сиреньнәр, ак сиреньнәр,
Бакчаларны минем бизиләр.
Сирень чәчәкләре тибрәләләр 
                                                    җирдә,
Теләп безгә татлы сөюләр.

Алсу Алексеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев