Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Шигъри тәлгәшләр

Рәмзия Ильина үзенең матур шигырьләрен бүләк итә.

Эзләр

Яңа яуган кар өстендә эзләр,

Шул эзләрдән эзли сине күзләр.

Ике йөрәк арасына карлар

Төзеп куйды борма-борма таулар.

Бер минут җитмәде аңлашырга,

Күңел бураннарын таратырга.

Минутлар артында күпме гомер...

Өлгергәндер йөрәк яратырга.

Сукмак салып ята яңа эзләр,

Тел очында калды әйтер сүзләр.

Эреп боз сулары булып аккан

Мәхәббәткә киртә салган карлар.

Бер минутка соңга калды йөрәк,

Назлар өчен миңа син бит кирәк.

Әкрен генә басам шул эзләргә,

Сукмак илтер төсле үткәннәргә.

 

Аулак өй

Аулак өйдә кич утыра кызлар,

Кулларында чигү җепләре.

Ай яктысы алсу йөзләрендә,

Сөйгәннәрдә бар күңелләре.

Ак яулыкка чигү чигә кызлар,

Бизәкләрдә – йөрәк серләре.

Серле өйнең ябык пәрдәләре

Тарта үзенә егетләрне.

Гармун көйли капка төпләрендә

Авылның иң шәп егетләре.

Гармун моңы җилки күңелләрне,

Көтә анда җан сөйгәннәре.

Пәрдә чите чак-чак күтәрелә,

Койма буе кинәт җанлана.

Кызлар күзен алмый тәрәзәдән,

Уен-көлке, бию башлана.

Мичтә бәлеш пешә кызарып ла,

Кыстыбыйлар өстәл өстендә.

Егет кызны сайлый, кыз – егетне,

Күңелле дә соң аулак өйдә.

Кич утыра кызлар аулак өйдә!

Бик еракта, яшьлек таңында...

Истәлеккә чиккән кулъяулыклар

Саклана икән кайсыгызда…

Кич утырып намазлык чигәбез,

Без бит инде олы апалар.

Оныкларга бүләккә чигәбез,

Безнең төс итеп алар сакларлар.

Рәмзия Ильина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев