Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Шигъри тәлгәш: Рәмзия Ильина иҗат җимешен тәкъдим итәбез

Якташыбыз Рәмзия Ильина шигырен тәкъдим итәбез. Лирик чигенешләргә бирелеп, күңелләрегезне ял иттерегез әле, дуслар!

Кайтарасы иде

Тәгәрәшеп үскән шул ук урам,
Шул ук йортлар, капка төпләре.
Хатирәләргә бай тыкрыклары,
Әрәмәләр, инеш буйлары.
Каршы ала сылу шомыртларым,
Өй каршында татлы исләре.
Күңелләрем тулды, тәрәз саен –
Әнкәемнең яран гөлләре.
Капка келәсенә кагылуга,
Ут капкандай әнкәй каршыма
Чыгар иде сыпырып кулларын
Билендәге алъяпкычына.
Кайтарасы иде тик бер кичен
Гөрләп торган шушы урамның...
Коймаларга сарган чәчкәләрнең
Берсенә сузыла кулларым.
Җылы йөгергәндәй булды җанга,
Кагылгандай әнкәй кулыма.
Ак чәчәкләр якты кояш сыман
Тиңдәш әнкәем күңеленә.

Рәмзия Ильина (Юнысова.)
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев