Шигъри тәлгәш
Зәй энҗеләре

Шигъри тәлгәш

Татьяна Миронова иҗаты.

Яңа ел теләкләре 

Һәр Яңа ел килгән саен
Кабатлана теләкләр.
Тормышка ашмый калсалар, 
Яралана йөрәкләр.
Мин дә телим әле теләк – 
Уртак булырдайларын.
Ходаем-Аллам аларны
Кабул кылырдайларын.
Явыз булмасын кешеләр, 
Дуслыкны сакласыннар, 
Җирне харап итмәсеннәр, 
Кирәк тә якласыннар.
Кечесе дә, олысы да
Бер-берсен хөрмәтләсен.
Шулай булганда төзербез
Тормышның хикмәтлесен.
Намуслылык дигән сыйфат
Бәяли кешеләрне.
Шундыйлар арттыра җирдә
Бәхетнең көшелләрен.
Яңа ел таңы атканда,
Якты теләгем сезгә:
“Җанда иман нурын саклап, 
Яшәсәк иде бергә”.
Теләкләрем чын күңелдән, 
И, Ходаем, кабул ит!
И, Иске ел, сиңа дәшәм:
“Рәнҗемичә генә кит”.

Татьяна Миронова.
Югары Баграж.


Нет комментариев