Шигъри тәлгәш
Җирле шагыйрә Клавдия Максимова һәрдаим үзенең матур, мәгънәле шигырьләре белән безне сөендерә.
Йөрәккәем сыкрап янса да...
Иңнәремне кайгы баскан чакта,
Юк, имәдем берчак башымны,
Мин кайгымны дуска сиздермәдем,
Сер бирмәдем дошман каршында.
Дуслар, сизеп, әгәр сүз катсалар,
Мин сүзләрен бордым кирегә.
Ә дошманнар зәһәр елмайганда,
Елмаюым булды ирендә.
Йөрәккәем сыкрап янса янды,
Юк, сизмәде аны беркем дә,
Хәлем бетеп атлый алмаганда
Көч таптым мин атлап китергә.
Теләмәдем мескен кеше булып
Күренергә газиз дусларга.
Теләмәдем, гайбәт куша-куша,
Ризык булуымны дошманга.
Иңнәремне сагыш басса бассын,
Йөрәгемне кайгы тырнасын.
Мин яшәдем тоеп яктылыкны,
Шул яктылыкка таба барысын.
Кайгы килә адәм башына дип,
Авырлыкны җиңеп яшәдем,
Тормышымнан ямь табарга теләп,
Күрсәтмәдем кайгы яшьләрен.
Ә шатлыктан туган яшьләремне
Мин сөртмәдем - акты битемнән,
Шатлыклардан еладым мин һәрчак,
Яшермәдем аны беркемнән.
Клавдия Максимова.
фото шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев