Шигъри тәлгәш
Татьяна Миронова иҗат җимешен тәкъдим итәбез.
Гел язлардан торган гүзәлсең
Табигатьнең матур чагында син
Бу дөньяга аваз биргәнсең.
Ата-анаңны сокландырып,
Май чәчәге булып килгәнсең.
Гел язлардан, гел язлардан торган,
Гел язлардан торган гүзәлсең.
Шуңа ахыры бер дә үзгәрмисең,
Гел яшь шулай, сылу, гүзәл син.
Сандугачлар моңын тыңлап үскән,
Тик назлардан торган гүзәлсең.
Гел язлардан, гел язлардан торган,
Гел язлардан торган гүзәл син.
Гүзәллегең саклап яшә шулай,
Яшьлек синнән бер дә китмәсен.
Хозурланып яшә, сау-сәламәт
булып,
Бәхет чишмәң бер дә кипмәсен.
Гел язлардан, гел язлардан торган,
Май чәчәге сыман гүзәлсең.
Татьяна Миронова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев