Шигъри тәлгәш
Шәһәрдәшебез Алсу Алексеева табигать фасылына булган мәхәббәтен шигырь юлларына салган. Аны укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
Көз
Артта калды матур җылы җәйләр,
Килеп җитте җиргә алтын көз.
Җылы якка очып китте кошлар,
Канат кагып, аваз-моң салып.
Алтын көзнең төсле яфраклары,
Кояш нурларында ялтырый.
Назлап искән җилләр кинәт кенә,
Битләремнән минем кытыклый.
Тәрәзәдән карыйм тирә-якка,
Җир өсләре кара, буш калган.
Бакчаларда алмагачлар гүя,
Матур, купшы күлмәкләрен салган.
Өй каршында үсә миләшләрем,
Сокландыра алар һәрвакыт.
Җимешләре -кызыл тәлгәшләре
Алар минем якын сердәшләрем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев