Шигъри тәлгәш
Җирле шагыйрәбез Алсу Алексееваның шигырен тәкъдим итәбез.
Сине көтәм
Яннарыңа киләм ераклардан,
Бик күрәсем килде үзеңне.
Бик сагындым, бик юксындым
сине,
Килә сине кочып-үбәсем.
Мине, иркәм, күптән
көткәнсеңдер,
Бик өзелеп, бик тә сагынып.
Сөю утларында янарбыз без
Сөю назы тоеп, яратып.
Янәшәңдә мәңге булырмын
мин –
Яратуны минем аңласаң.
Сизәм, иркәм, синең
уйларыңны,
Мине генә өзелеп яратсаң.
Мәхәббәтем көчле, иркәм, сиңа,
Югалтасым килми беркайчан.
Күңелеңне аңларга синең,
Юлдашың булырга бит мин
кирәк.
Хисләребез уртак булсын
безнең,
Суынмасын безнең аралар.
Бергә узыйк тормыш юлларын
Тоеп матур сөю назларын.
Алсу Алексеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев