Шигъри тәлгәш
Сезнең игътибарга Алсу Алексееваның шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Мәхәббәт сагышы
Исеңдәме, иркәм, очраштык без
Кышкы ап-ак карлар яуганда.
Ерак аралардан килдең син яныма
Җылы назлар эзләп җаныңа.
Бер күрүдә гашыйк булдың миңа,
Кулларымны алдың кулыңа.
Күкрәгеңә кысып иркәләдең,
Исерттең син сөю назына.
Татлы хисләр бүләк иттең миңа
Сөю утларында яндырып;
Очкыннардай чәчеп типте йөрәк,
Безнең араларны якынайтып.
Очрашулар бик тә сирәк булды.
Суынмады безнең аралар.
Гомерләр бит сизелмичә узып китте,
Күңелләрдә калды яралар...
Кыш
Ап-ак карлар ява җир өстенә,
Мамык юрган кебек түшәлеп.
Кар бөртеге җем-җем итеп ялтырый,
Кояш нурларында сибелеп.
Ап-ак төскә чума бар табигать,
Күңелләргә сафлык өстәлә.
Кар өстендә калган тирән эзләр
Хатирәләр төсен яшәртә.
Бураннары котыра кинәт кенә,
Күңелләрне салып моң-шомга,
Табигатьтә булган бу могҗиза
Әкияттәге кебек чагыла.
Алсу Алексеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев