Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

«Шигъри мизгел»дә – Фирая Әхмәтова иҗаты

Фирая Әхмәтованың иҗат җимешләре “Зәй офыклары” газетасында даими басыла. “Гадәттә шигъри юллар сагышланганда, күңел нечкәргәндә, уйларга бирелгән вакытта туа. Йөрәк түреннән чыккан энҗе бөртекләре алар”, – ди Фирая Мөбәраковна.

Туганнар күп булмый

Туганнарың бик күп дигәннәргә
Килә минем шуны әйтәсем:
«Берүк кенә Ходай күп күрмәсен,
Туганнарым озак яшәсен!»
Туганнар күп булмый, тик кайчакта
Өзеләдер никтер аралар.
Әллә дөнья баса, әллә яшьлек гамьсезлеге...
Туганнар да читтә калалар.
Гомер узган саен искә төшә
Балачаклар, яшьлек еллары.
Үзәкләрне өзә, арабызда юк бит
Туганнарның инде күпләре.
Әти-әни, әби-бабайлар юк инде,
Тамырларны эзләп табарга.
Мең рәхмәтләр укыйм Ходаема, 
Нәсел җепләремне өздермичә саклап калганга!
Туганнарның якын, ерагы юк!
Бер кан алар, бер-береңә терәк!
Туганнарны саклыйк югалтмыйча,
Ялгыз калып өзелмәсен йөрәк!

Җиңүчеләр токымы

Һаман алгы сафта совет солдатлары,
80 ел үтсә дә Җиңүгә.
Европада фашист кабат канат җәя,
Янап минем тыныч күгемә.
Совет солдатының батырлыгы, даны,
Йокы бирми калдык фашистка.
Хәтерендә мәңге калган куркуыннан,
Каберлекләр белән сугыша.
Һәйкәлләрне вата, җимерә ул,
Җиңелү үчен ала палач таштан.
Җиңү алып килгән бабайларның
Оныклары баса бүген сафка.
Бүген алар саклый илем күген,
Киртә булып юлына фашизмның.
Россиянең бөркет егетләре
Дәвам итә бабайларның батырлыгын.
Барып чыкмас, фашист, мәкер уең,
Узалмассың тере калканнан!
Солдатлары бөек Россиямнең
Батыр җиңүчеләр токымыннан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев