Шигъри мизгел: Тукай белән сөйләшү
Шәһәрдәшебез Гөлшат Әгъзамованың Габдулла Тукай иҗатына багышлап язылган шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Тукай белән сөйләшү
Укыгачтын мин Тукайның
“Исемдә калганнар”ын.
Кабат-кабат уйлап куйдым
Балачак газапларын.
Күз алдыма килеп басты
Артык кашык булганы.
Кышын ишек төпләрендә
Яланаяк торганы.
Салкын бүлмәсендә туңып,
Чирләп ялгыз ятканы.
Ач булса да безнең өчен
Күпме шигырь язганы.
Озак кына карап торгач,
Сагышлы күзләренә.
Күңелдәге уйларымны
Сөйләп бирдем үзенә:
- Хәзерге вакытта булсаң,
Чакырыр идем өйгә.
Гаилә җылысын татып,
Яшәр идек без бергә.
Өчпочмак, бәлеш, кыстыбый,
Ни генә юк табында.
Ашаганың булмагандыр
Син кечкенә чагыңда.
Йөрмәс идең газап чигеп,
Җиде ятлар кулында.
Яшәр идең син назланып
Безнең әни куенында.
Заман техникасын күргәч,
Шаккатыр идең син дә.
Компьютер, ноутбук, планшет,
Телефон да бар миндә.
Күп сорауга җавапларны
Интернеттан табабыз.
Кирәкле мәгълүмәтне да
Шуннан гына алабыз.
Йөрер идек икәү бергә
Йөзәргә бассейнда.
Хоккейда да уйнар идек
“Яшьлек” боз сараенда.
Юк шул инде, юк син Тукай
Яшисең тик күңелдә.
Әкиятләреңне укып,
Яхшыра күңелләр дә.
Моңсу карашлы сурәтең
Һаман тора каршымда.
Рәхмәт әйтеп баш иямен
Мин һәйкәлең алдында.
Гөлшат Әгъзамова
фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев