Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Шигъри мизгел: Тау өстендә мәтрүшкәләр

Зәй шәһәрендә яшәп иҗат итүче Роза Хәйретдинова үзенең матур шигырен бүләк итә.

Тау өстендә мәтрүшкәләр

Тау өстендә мәтрүшкәләр
Җилфердиләр җилләрдә.
Безнең сөю, яшьлек серен
Сөйләрләр соң кемнәргә?
Булырмы күрер кешеләр,
Биеклекләр теләүче?
Мәхәббәт дип җан атучы,
Чып-чын ярату үзе?
Калырмы бар да үткәндә?
Килсен сөю көткәндә!
Мәхәббәт – тормыш тоткасы,
Яратканнар бүтән лә.
Тау өстендә мәтрүшкәләр
Җилфердиләр җилләрдә.
Безнең сөю, яшьлек серен
Сөйләрләр соң кемнәргә?

Роза Хәйретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев