Шигъри мизгел
Якташыбыз Хәмит Һәдиуллинның шигырьләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
Бал кортлары
Бал кортлары оча төрле якка,
Кояш нурларына кагылып.
Эзли алар гөлләр, чәчәкләрне,
Кошлар кебек канат кагынып.
Чәчәкләргә кунса бал кортлары,
Яңа көнгә өмет сакланыр.
Баллы үтәр яшәү елларыбыз,
Җимеш булыр, күңел шатланыр.
Бал кортлары кояш нурларында
Армый-талмый канат кагына.
Күпләребез өчен үрнәк алар,
Оялардан баллар агыла.
Яраткандыр Ходай бал кортларын,
Кешеләргә ярдәм йөзеннән.
Очсын әле алар язын, җәен,
Баш очыннан, күрер күземнән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев