Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Шигъри мизгел

Зәйдән Рәмзия Ильина иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Аның халкыбызның иң матур, иң күңелле бәйрәме Сабантуйга багышланган шигырен тәкъдим итәбез.

Сабантуй бүген җирдә,
Халык бездә җитез дә -
Пар атлары җигелгән,
Сөлгеләре чигелгән.

Чут-чут килеп тугайда
Җырын көйли тургай да.
Таңда кояш нурлары
Күренә офыкларда.

Бәйрәм итә бар халык –
Һәрбер йортта дуслык-туганлык;
Җыелышкан дус-ишләр,
Пешә мичтә бәлешләр.

Туганнар читтән кайта,
Бүләкләрен тарата.
Ак яулыклы әбиләр,
Дога укып, кул тота.

Бала-чага куана,
Иртүк торып юына;
Матур күлмәген кия,
Сабантуйга жыена

Гөрлеп тора мәйданнар,
Жиңү тота батырлар.
Капчык киеп йөгергән
Кызлар бигрәк матурлар.

Яшәсен җирдә шатлык,
Булсын илдә тынычлык.
Халкым минем бик күркәм
Кунакчыл, ачык, бердәм.

Рәмзия Ильина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев