Шигъри мизгел
Югары Пәнәче авылында яшәп иҗат итүче Рузалия Сәлахованың иҗат җимеше белән танышыгыз.
Үз телем
Матур җәй айлары җиткәч,
Кояш җылы нурларын сипкәч,
Авыл урамнарын сагынып,
Кайтып төште оныклар.
Урам тутырып тыз да быз,
Бала-чагалар чаба.
Сөйләшеп сүзләре бетми,
Тик татар сүзе ишетелми,
Аралашу гел урысча бара.
Карап, уйлап тордым да
Әйтеп куйдым оныкка:
“Это деревня татарская,
Сөйләшәбез татарча.
Сөйләшмәсәгез татарча
Анда чүп бик күп үскән,
Утатырмын пожалуй
Мин сезгә бик зур бакча.
Татарчага күчсәгез,
Бирермен сезгә приз.
Что такое –пока әйтмим,
Монысы булсын сюрприз”.
Рәхәтләнеп бакчада
Татар көе көйлибез,
Чәчәкләргә сулар сибеп,
Җырларны да җырлыйбыз,
Шигырьләр дә сөйлибез.
Күрше малае кергән:
“Хәлләр ничек, улым?” – дим.
“Все хорошо, играть пойдем?” –дигәнгә
Кече онык шустрый,
Сүзләре дә быстрый.
“Почему әби белән
По русски говоришь? –ди.
Минем әби татарка,
Эта деревня татарская,
Говори татарча!” –ди.
Күңел сөенә шуңарга,
Әз булса да татарлык
Керә бит балаларга.
Татар теле нигә кирәк?
Офисларда, заводларда
Без болай да эшлибез.
Бар бит шундый әниләр,
Алардан калышмыйлар
“Новомодный” әбиләр.
Балаларга вата-сындыра
Урысчасын сөйлиләр.
Татарның милләт икәнен
Әллә алар белмиләр?!
Әби-бабай вазифасы:
Оныкларга күз-колак,
Әти-әниләрен дә берочтан
Күзәтеп тору кирәк,
Татар телен кабатлап,
Өйрәтеп тору кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев