Шигъри мизгел
Фәния Әгъзамованың бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышлап язылган шигырен тәкъдим итәбез.
Тукайга киләм
Кайгы – хәсрәт күрсәм әгәр,
Мин гел Тукайга киләм.
Назга сусап яшәсә дә,
Бирешмәгән бит диям.
Туган ягымны сагынсам,
Мин гел Тукайга киләм.
Көтсә дә ятим бусага,
Ул илен сөя белгән.
Начарлык эшләсә балам,
Мин гел Тукайга киләм.
Күңелгә үтәрлек сүзне
Әсәрләрендә күрәм.
Тукайдан көч, илһам алып
Мин кабат аңа киләм.
Чиксез рәхмәтемне әйтеп,
Һәйкәленә баш иям.
Фәния Әгъзамова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев