Шигъри мизгел
Тәскирә Абдуллинаның иҗат җимешен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Саубуллашу
Тәравихка дәшеп азан әйтә,
Күңелләре тулган мөлдерәп,
Моңсуланып калган Аллаһ йорты
Тик утлары яна жемелдәп.
Төне якты, жил дә тынган бүген,
Йолдызлар да очмый атылып.
Зикер-тәсбих кыла хак мөэминнәр
Тигез рәткә тезелеп утырып.
Рәхим-шәфкать сорап дога кыла,
Гафу сорап багълый кулларын.
Аллаһ-Рәхим, Гафу-Кичерүче!
Гафу итәр ихлас колларын.
Әй, Рамазан! Бик ямансу бу кич
Тәравихлар гөрләп үтсә дә!
Сагынырбыз сине, әй, Рамазан,
Көннәр, айлар, еллар үтсә дә!
Әй, Рамазан! Синнән алабыз көч,
Аллаһуның олугъ бүләге!
Соңгы тәравихта һәр мөэминнең
Моңсуланып тибә йөрәге...
Тәравихка дәшеп азан әйтә,
Күңелләре тулган мөлдерәп!
Моңсуланып тора Аллаһ йорты,
Тик утлары яна жемелдәп.
Тәскирә Абдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев