Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Шигъри мизгел

Разия Рамазанованың әниләргә багышлап язылган шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Саклагыз әнкәйләрне
 

Әгәр әнкәй өйдә булмаса,
Өйләр бик ямьсез.
Әгәр ул озак кайтмаса,
Ашлар да тәмсез.
Әгәр әнкәй өйдә булмаса,
Өй җылы түгел.
Әгәр әнкәй янда булмаса,
Елый бит күңел.
Әгәр әнкәй ерак булса,
Авыр, бик авыр.
Ямьсез сүзләр әйтмә аңа,
Йөрәктә калыр.
Саклагыз сез әнкәйләрне
Рәнҗетми генә.
Килер беркөн таба алмассың
Әнкәйне менә.

 

Разия Рамазанова.

фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев