Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Шигъри мизгел

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Югары Баграждан Татьяна Миронова шигырен тәкъдим итәбез.

8 Март – назлы бәйрәм
8 Март – нурлы бәйрәм –
Хатын-кызлар бәйрәме.
Бүләк итә ир-егетләр
Матур җырлар бәйләмен.
8 Март – назлы бәйрәм,
Язның кабат кайтуы.
Күңелдәге хис-тойгыны
Яңадан уятуы.
Кышкы татлы йокысыннан
Табигать уянуы.
Күктә кояш елмаюы,
Айның якынаюы.
Табигать белән безнең дә
Күңелдә дәрт артуы.
Бу кемне икән табигатьнең
Өзелеп яратуы?!
8 Март – нурлы бәйрәм,
Куанычлар китерсен.
Хатын-кыз һәм ир-егеткә
Һәрчак татулык бирсен.
Язның беренче бәйрәме
Белән котлап дәшәмен:
Бүләк булсын әле сезгә
Шигъри чәчәк бәйләмем.

Татьяна Миронова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев