Шигъри мизгел
Тәскирә Абдуллинаның изге Рамазан ае на багышлап язылган шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Ураза
Без үскәндә тик әбиләр генә
Белә иде ураза тәмен,
Төн уртасы җитсә сәхәр ашап,
Намаз укып нурланган йөзе!
Күп булса да мәшәкате йортта
Калдырмаган тәсбих, намазын!
Эссе көндә уразасын тотып
Жыйган Аллаһудан савабын...
Өч-дүрт әби бәбкә саклаганда
Кулларында иде китабы,
Абыстайдан алган гыйлемнәрдән
Сорауларга биргән жавабын.
Тәкъвалыкта күпкә өстен булган
Әбиләрем, әле аңладым!
Эчкерсезлек, ихлас күңел белән
Алар кабул иткән Аллаһны! ....
Иртән торып әбием намаз укый,
Кыйбла тарафына юнәлеп.
Пакъ кулларын багълап дога кыла,
Аллаһудан сорый инәлеп:
Илгә иминлекләр,сәламәтлек,
Балаларга шәфкать, игелек!
Бәхет-тәүфыйк тели һәммәсенә,
Әти-әнисенә-тигезлек! ...
Күз алдында ап-ак шәүлә кебек
Тора әбиемнең гәүдәсе!
Жәннәт бакчасына юлдаш булсын
Аллаһуга кылган сәҗдәсе!
Тәскирә Абдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев