Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Шигъри мизгел

Тәскирә Абдуллинаның изге Рамазан аена багышлап иҗат ителгән шигырен тәкъдим итәбез.

Рамазан

Төнге күктә нурлы ай калыкты
Изге айны ямьләп, яктыртып.
Кол Шәрифем тора маяк булып
Татар илен бизәп, балкытып!

Ай нурлары балкый манарада,
Бәйрәм көтә, бәйрәм башкала,
Күңелләрен пакълап саҗдә кыла
Иң мактаулы Газиз Аллаһка!

Хуш киләсең илгә, әй Рамазан,
Аллаһының Олуг бүләге!
Зур сөенеч, шатлык белән тулган
Һәр пакъ мөселманның йөрәге.

Һәр тарафка ачып ишекләрен
Аллаһ йорты көтә колларын,
Тәравихка ашыга хак мөэминнәр
Ишетүгә азан моңнарын.

Коръән Кәрим укып иркәләнгән
Нурлы күзләр яшькә өрелә,
Рамазанның һәрбер тәравихы
Сеңеп кала күңел түрендә.

Шөкер кылып Аллаһ нигъмәтенә,
Туры юлын алып маякка,
Рамазанда истигъфарлар кылыйк,
Ялварыйк без тик Бер Аллаһка!

Аллаһ-Мәгълүм! Барча мактау Аңа!
Рәхмәте ннән һичбер аермас,
Изге айда кылган догаларны
Кабул кылмый бушка калдырмас!

Таңга кадәр изге фәрештәләр
Аллаһудан сәлам житкерер.
Изге айның һәр мизгеле безгә
Өеп әжер-савап китерер.

Әй, Рамазан! Көтеп алдык сине,
Аллаһуның Олуг бүләге!
Зур сөенеч, шатлык белән тулган
Һәр пакъ мөселманның йөрәге.

Тәскирә Абдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев