Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Шигъри мизгел

Ялларда җанга рухи азык та кирәк. Шигърият дөньяcына чумып, Тәскирә Абдуллинаның бер матур шигырен укып китегез әле.

Карлар ява сафлык бүләк итеп

Көннән-көнгә катлам-катлам булып,
Җиргә ята ак кар көртләре.
Селкеп-селкеп яба ак юрганын
Җир җылысын саклап җилләре.

Йомшак кар астында язны көтеп,
Шытыр-шытмас, җиргә сыенып,
Бар тереклек сабыр гына көтә
Язны көтә җиргә сырышып.

Әче җилләр, кар-бураннар уйнап
Селкеп-селкеп яба юрганын.
Бар табигать алар хөкемендә,
Кайчан ачар язга юлларын?!.

Хуҗа булып басу-кырлар аша
Сызгырынып куа атларын,
Ак ялларын җилфердәтеп куа
Кар-бураны әйдәп чаптарын.

Аклык-сафлык, тәртип хөкем сөрә
Урман-кырда, басу-яланда.
Һичбер җирдә кимчелек күрмәссең,
Хозурланып, сөеп карыйм да...

Урман йоклый кебек, тынып калган,
Бар табигать, чыршы, наратлар.
Бездәгедәй шундый матурлыкны
Кемнәр күргән, тагын кайда бар!

Карлар ява сафлык бүләк итеп,
Акка манып бөтен җиһанны!
Кар астында Җир-Анага сыенып
Бар тереклек көтә язларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев