Шигъри мизгел
Клавдия Максимованың кышкы кичкә багышлап язылган шигырен тәкъдим итәбез.
Айлы төннең бер мизгеле
Сихерлектән, матурлыктан
куркып,
Туктап калдым барган җиремнән.
Бу матурлык юкка чыгар кебек,
Ялгыш кына күренеп күземә.
Сихри төннең сихри матурлыгы
Үз эченә алды бөтереп.
Матурлыкны югалтудан куркып,
Көч тапмадым атлап китәрлек.
Ай сибәме әллә энҗеләрен,
Бу матурлык каян коела!..
Җирдә дә бит энҗе бөртекләре
Әкияттәге кебек тоела.
Пәри кызы шаярамы әллә,
Минем белән шулай сихерләп;
Шаярмачы инде, пәри кызы,
Яшьлек узып бара кул изәп.
Бар көчемне җыеп кузгалганда,
Китим, диеп барыр юлыма,
Күзем төште, пәри кызы тора,
Күмелгән дә айның нурына.
Ак шәлендә уйный ак энҗеләр,
Керфекләре, чәче энҗедән;
Елмаюы хушны ала, каһәр,
Асыл ташлар уйный күзендә:
Матурлыкка түзә алмый шулчак
Аңа таба суздым кулымны.
Пәри кызы челтер-челтер көлеп,
Күз алдымнан китеп югалды.
Клавдия Максимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев