Шигъри мизгел
Рәмзия Ильина сәнгатькә, җыр-моң гашыйк. Буш вакыты булдымы – ул кулына каләм алып, күңелендәге хисләрне шигырь юлларына сала. Рәмзия ханымның чираттагы иҗат җимеше белән таныштырабыз.
Көзге уйланулар
Яратам көзләрнең сихерле бер ямен,
Кызарышып пешкән алмаларның тәмен.
Кыштырдашып яткан кипкән яфракларның
Аякка уралып озатып калуларын.
Шулдыр инде, димен, әбиләр чуагын -
Сылу каеннарның сары кигән чагын.
Җәйнең бер тузынып, көзләргә ямь өстәп,
Биепләр каласы килә тагын, тагын.
Сукмакларга түши келәм итеп җилләр,
Өзеп яфраклардан алтын - сары төсләр.
Көтеп алам елның гүзәл шул мизгелен,
Кызыл миләшләрдән ала алмыйм күзем.
Миләш тәлгәшенең янып торган төсе
Тәрәзәдә уйный ут шәүләсе сыман.
Татып калыйм, диеп, җимешенең тәмен,
Тәрәзәмне ачып кулларымны сузам.
Җанга моңнар салган, күзнең явын алган
Көзнең асылына мин гашыйкмын һаман.
Киек каз юлына кулым болгап калам,
Көзнең тылсым көчен йөрәгемә салам.
Рәмзия Ильина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев