Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Шигъри мизгел

Фирая Әхмәтованың иҗат җимешләре “Зәй офыклары” газетасында да даими басыла. “Гадәттә шигъри юллар сагышланганда, күңел нечкәргәндә, уйларга бирелгән вакытта туа. Йөрәк түреннән чыккан энҗе бөртекләре алар”, - ди Фирая Мөбарәковна. Аның туганнарына багышлап язган шигырен тәкъдим итәбез.

Туганнар күп булмый

Туганнарың бик күп дигәннәргә
Килә минем шуны әйтәсем:
"Берүк кенә Ходай күп күрмәсен,
Туганнарым озак яшәсен!"
Туганнар күп булмый, тик кайчакта
Өзеләдер никтер аралар.
Әллә дөнья баса, әллә яшьлек гамьсезлеге...
Туганнар да читтә калалар.
Гомер узган саен искә төшә
Балачаклар, яшьлек еллары.
Үзәкләрне өзә, арабызда юк бит
Туганнарның инде күпләре.
Әти, әни, әби-бабайлар юк инде,
Тамырларны эзләп табарга.
Мең рәхмәтләр укыйм Ходаема, нәсел җепләремне
Өздермичә саклап калганга!
Туганнарның якын, ерагы юк!
Бер кан алар, бер-береңә терәк!
Туганнарны саклыйк югалтмыйча,
Ялгыз калып өзелмәсен йөрәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев