Шигъри мизгел
Рәмзия Җиһаншина шигырен тәкъдим итәбез.
Хәерле иртә
Якты булып туды бүгенге таң,
Насыйп булса, киче җитәсе.
Кеше гомере бары мизгелгә
тиң –
Белеп яшим бер көн китәсем.
Белеп яшим, җавап
тотасымны –
Иманым нык шуңа күрә дә.
Янып яшим, эшем-эзем кала –
Буласым юк, мәгәр күләгә.
Буынымда типкән каным кала,
Телем кала чиста, пакъ килеш.
Акка язган гамьле сүзем кала –
Саклар балам, димен
саф килеш.
Белеп яшим, бирәчәк тә кала,
алачак та –
Кесәсе юк соңгы күлмәкнең.
Мөлкәтең дә, өммәтең дә
кала –
Тәме булсын бүген икмәкнең.
Кояш баешында кызыл
шәфәкъ –
Иртә-кичләр шунда тоташа.
Гомер-мизгел, кадерләрен
бел дип,
Ерак бабам дәшә чор аша.
Кояш баешында шәфәкъ нуры –
Хәерлесе булсын иртәнең.
Бүгенгемдә яшим һәм ышанам –
Булыр, димен ямьле иртәгәм.
Рәмзия Җиһаншина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев