Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Шигъри мизгел

Аксар авылында яшәп иҗат итүче Флүрә Гыйниятова иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

Шигъри җаннар
Җир йөзендә күпме шигъри җаннар –
Ә үзләре шагыйрь түгелләр.
Матурлыкны күрә, аңлый алар,
Хискә бик бай, нечкә күңелләр.
Әти-әни, дус-туган да калмый,
Кем хакында язылган, ул аңлар.
Туган илен, туган телен данлап,
Илһам килгән саен язалар.
Инеш-елга, урманнарны урап,
Кош сайравын җырга салалар.
Саф мәхәббәт, сөюләрне зурлап,
Ак кагәзьгә тезеп баралар.
Ак көнләшү белән көнли алар,
Алдынгыдан үрнәк алалар.
Ай-йолдызга карап сокланалар
Рухи көчкә ия, сихри җаннар!

Балдан татлы балам баласы
Балдан татлы балам баласы,
Алмагачның тәмле алмасы.
Ерак тәгәрәми шул агачтан,
Әбисе күк җырчы булсачы.
Балдан татлы балам баласы,
Алтын-көмешләрнең затлысы.
Яратып бага, шулай бабасы,
Янып тора сөю чаткысы.
Балдан татлы балам баласы,
Шикәр-ширбәтләрнең татлысы.
Назлап, мактап, һәрчак яклап
Бар торырга әби-бабасы.
Балдан татлы балам баласы,
Күзкәйләрнең ике карасы.
Тигезлектә, мәхәббәтне саклап
Үстерсен тик ата-анасы.

Флүрә Гыйниятова (Шәйхелисламова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев