Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Шигъри мизгел

Шәһәрдәшебез Фәния Әгъзамованың яраткан газетасы - «Зәй офыклары»на багышлап язылган шигырен тәкъдим итәбез.

Яраткан гәҗит

“Зәй офыклары” гәҗитен
Бик яратып укыймын. 
Һәрбер битен укымыйча
Йокларга да ятмыймын.
Республика һәм районның
Беләм яңалыкларын.
Кайда нәрсәләр булачак
Һәм дә ниләр булганын.
Тормышның төрле якларын
Яктырта белә гәҗит.
Матур язмалары белән
Кызыктыра белә бит.
Кирәкле дә, файдалы да
Киңәшләр дә аласың.
Яхшы гаиләләр турында
Укып хәйран каласың.
Төрле бәйге, ярышларда
Җиңүчене беләсең.
Күренекле кешеләрнең
Сурәтләрен күрәсең.
Күңелләрне куандырып,
Район башлыгы котлый.
Һәр милләтне хөрмәт итә –
Бер бәйрәмне онытмый.
Районыбыз уңышларын
Укыйбыз горурланып.
Сугышта һәлак булганны
Карыйбыз моңсуланып.
Эчтәлеге, бизәлеше
Елдан-ел байый бара.
Безгә рухи азык биреп,
Кирәкле булып тора.
Үземнең дә бу гәҗиттә
Чыга күп язмаларым.
Туктап калмасын чыгудан,
Тагын да еш язармын.

Фәния Әгъзамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев