Шигъри мизгел
Питрау бәйрәме уңаеннан Татьяна Миронова шигырен тәкъдим итәбез.
Ата-бабаларның йоласы
Кашкатауга ашыгып кайттым әле,
Питрау бәйрәмнәрен күрергә.
Кашка тауның итәгендә үскән
Чәчәкләрдән тәкыя күрергә.
Керәшеннең Питрау бәйрәмнәре
Кабатлана хәзер яңадан.
Чын табигый алар, кергәнгәмне
Күкрәк сөте белән анадан...
Кашкатауга Питрау бәйрәменә
Кемнәр генә аяк басмаган?!
Мин дә күрдем быел беренче кат
Елга аша чыгып басмадан.
Бик күп еллар булмый торса да ул,
Югалтмаган икән асылын.
Күңелләргә салсын тик изгелек,
Табигатьнең шушы мизгеле.
Нинди генә уен уйналмыйдыр
монда
Җәйнең соңгы көнен озатып.
Иң матур кыз, иң уңган кыз сайлап
Егет-җилән йөри күз атып.
Иң шәп җырлар анда җырланалар,
Иң шәп биюләр дә биелә.
Иң гүзәл кыз – Питрау сылуына
Питрау бүләге дә бирелә.
Иң шәп букет өчен ярыш була,
Иң шәп тәкыя дә үрелә.
Мунча себеркесе дә бәйлиләр,
Иң шәпләре генә күрелә.
Иң соңыннан кабызыла анда
Урталыкта Питрау учагы.
Ике катлы олы круг ясап
Әйләнәләр аның тирәли.
Керәшеннең Питрау бәйрәмнәре –
Ерак бабаларның йоласы.
Керәшенем тату йөрешкәнгә
Сөенечтән килә еласы.
Татьяна Миронова.
Югары Баграж.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев