Шигъри мизгел
Югары Пәнәче авылында яшәп иҗат итүче Хәмит Һадиуллинның шигырен тәкъдим итәбез.
Өметсез шайтан, диләр бит,
Җәй көтәбез һаман да,
Яңгыры күп, жиле җитә,
Җылысы аз санарга...
Табигатьнең кочагында
Йөрер көннәр булыр ла,
Җиләк җыю, каклар кою
Бүгенге көн кулында...
Ял мизгеле, ял көннәре
Өнди яшел җәйләргә,
Кояш нурларын сипкәндә
Шау-гөр килеп чәйләргә!...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев