Шигъри мизгел
Рузилә Гатинаның гәҗит укырга яратучылар турында язган шигырен тәкъдим итәбез.
Пәнәчелеләр гәҗит укый
Урамдагы эскәмиягә
Утырып алыйм әле.
Кулымдагы гәҗиткә
Күзәтү ясыйм әле.
Бик кадерле ул миңа
Яздырамын ничә ел.
Укыймын да уйлыймын:
Дөнья алга барганда
Гәҗитләр күп заманда
Интернет кулланганда
Укучысы булырмы?
Тиражлары тулырмы?
Сорауларым күп әле...
Яңалыкны интернеттан
Укый алмыйм мин үзем.
Телефоным да кнопочный,
Анда керә алмыймын.
Кирәге дә шул кадәр...
Кулга тоткан гәҗит исен
Алыштырмам бернигә.
Шулар хакында сөйлимен
Минем Илдус яшьтигә.
Ул да кушыла сүземә:
«Хатыйп, ди, бер дә борчылма!
Гәҗит укып үскән буын
Аны барыбер алдыра».
Пәнәчедә күпме йортка
Килә «Зәй офыклары».
Укый аны өлкән буын,
Үрнәгендә – балалары.
Мәктәптә дә укытучы
Күпләп бирә өй эшен:
– «Зәй офыклары»нда җавабы,
Табыгыз шуннан үзен.
Безнең хакта язганнар, дип,
Шатлана һәм куана,
Пәнәче группасына
Клубыбыз мөдире
Көн дә сөенеч сала.
Димәк, гәҗит хакында
Ишетә сала, кала.
Китә шуннан сөйләшүләр
Бары гәҗит хакында.
Мең сорауга мең җавапны
Каян гына табарга?
Бу сорауга чишелеш
Шушы димен Илдуска:
«Укырга һәм укырга!
Күзәтүләр ясарга,
Нәтиҗә чыгарырга.
Ялгыш киткән сүзләренә
Күзләрне дә йомарга».
Тормыш шулай барсын әле,
«Зәй офыклары» килсен!
Пәнәченең һәр йортында
Урыны түрдән булсын!
P.S. Хатыйп абый белән Илдус абый, сау-сәламәт булып, бик күп еллар эскәмияләрдә шулай матур итеп сөйләшеп утыра алсыннар, ә гәҗиттә алар сүз куертырлык мәкаләләр басылып торсын.
Рузилә Гатина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев