Шигъри мизгел
Җирле шагыйрә Алсу Алексееваның иҗат җимешен тәкъдим итәбез.
Соңгы кыңгырау
Балачакның матур мизгелләре –
Кыңгыраулы мәктәп еллары!
Кайда калды икән ул бәхетле,
Тынгы белмәс чая чаклары?
Сизелмичә үтеп китте ун ел,
Агымсудай яшьлек язларым.
Йөрәкләрдә һаман саклыйм әле
Балачакның матур назларын.
Дуслар белән бергә җыелышып
Мәктәпләрдән кайта идек без.
Ә кичләрен бергә клубларда
Концерт куеп йөргән идек без.
Менә инде ямьле май аенда
Соңгы кыңгырау да шалтырый.
Хушлашабыз, мәктәп, синең белән,
Ямансу да, йөрәк калтырый.
Алда безне олы тормыш көтә,
Зур сынаулар әле үтәсе.
Киләчәктә бер дә сынатмыйча
Тормыш йомгакларын сүтәсе.
Алсу Алексеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев