Шигъри мизгел
Җирле шагыйрә Рәмзия Җиһаншина шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Лаләләр
Яз сулышы белән уянды ул –
Нәфис бәллүр касә таҗлары.
Кояш сәламләде лалә гөлен,
Талгын саба җиле назлады.
Үткәннәрдән калган хәтер
мени?
Кабынды да койды
таҗларын.
Бер мизгеле булып
кабатланды
Ата-бабам кичкән язларның.
Милли бизәк булып кайтты
янә –
Бу борынгы чәчәк. Безнеке.
Исем-атамасы әллә ничәү:
Русча тюльпан, диләр –
кемнеке?
Төрки сүздер. Күңел
төпкелендә
Тулпар белән яши янәшә...
Атлар утлап йөргән
далаларның
Офык читләрендә ал рәшә.
Алсу ак болытлар күктә.
Җирдә
Аллы-гөлле келәм лаләдән.
Сөем-туташ йөри
саубуллашып,
Кияү, диләр, затлы
каладан...
Сары лаләләрдә сары сагыш
Түгел, кояш төсе аларда.
Таш калада мәңгелеккә
калган
Сөембикә балкый лаләдә.
Ап-аклары иртәнге чык суы,
Өрфиядәй нәфис үзләре.
Күпме гашыйкларның сере
сыйган
Иркә, затлы күңел гөлләре.
Кызанаклы әфган басулары –
Кан төсендә бусы лаләнең...
Чит-ят җирдә ялгыз ятып
калган
Улы, гүя, күпме ананың...
Балкып алды лалә бер
мизгелдә,
Ак, кызылы, сары, алсуы...
Үткәннәрдән калган хәтер,
гүя,
Лаләләрдә язлар ярсуы...
Рәмзия Җиһаншина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев