Шигъри мизгел
Татьяна Миронова җәй турындагы шигырен тәкъдим итә.
Җәйге яңгыр
Җәйге яңгыр явып тора,
Килә теләк телисем.
Балачактагы шикелле
Яланаяк йөрисем.
Иң кирәкле челлә айда,
Яңгыр теләгән чакта,
Шифалы вак яңгыр ява
Наз иңгән күк кочакка.
Сусаган үсемлекләргә
Яңгыр кирәк бу мәлдә
Табигатьнең мине аңлап
Тыңлавы микән әллә?..
Рәхмәт сиңа, әй, Ходаем,
Теләгемне ишеттең –
Тилмереп көткән чагында
Яңгырың сибеп киттең.
Яшьнәвең дә куркыныч түгел,
Усаллык та юк күкрәвеңдә.
Тәгәрәп ауныйсым килә
Җир-Анам күкрәгендә.
Татьяна Миронова.
Югары Баграж.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев