Шигъри мизгел
Аксар авылында яшәп иҗат итүче җирле шагыйрә Фәйрүзә Әхмәтова шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Килдек без бу җиргә
Килдек без бу җиргә,
Кунак булып китәргә.
Җырлап яшик әле, дуслар,
Нигә җәфа чигәргә.
Хәсрәтне җыр баскан,
Күңелләрне җыр ачкан.
Кеше күпме хәсрәт күргән,
Барыбер алга җыр баскан.
Җырны яратып тыңлыйсың,
Багышлап үткәнеңә.
Гомер үтеп, кавыша алмыйча
Яратып көткәнеңә.
Җырлагыз, дуслар, җырлагыз,
Ул һәркемгә килешә.
Җыр аша бит гашыйклар да
Теләгенә ирешә.
Бик ямансу чакларымда
Бик ямансу чакларымда
Кулыма каләм алам.
Уйларымда буталам да,
Өр-яңа баштан язам.
Бик ямансу чакларымда
Бакча ягына чыгам.
Кирәксә-кирәкмәсә дә,
Бакча үләнен чабам.
Бик ямансу чакларымда
Күкләр белән сөйләшәм.
Үткән һәр мизгелләрне
Йолдызларга өләшәм.
Бик ямансу чакларымда
Басу-кырны күзәтәм.
Күңелләргә бер ял, диеп,
Яраларны төзәтәм.
Бик ямансу чакларымда
Су буйларын буйлыймын.
Әнием йөргән эзләр дип,
Утырып уйлар уйлыймын.
Иген басуларын күрсәм,
Үзәкләрем өзелә.
Син түзмәгән йөрәк түгел,
Йөрәккәем, түз генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев