Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Шигъри мизгел

Якташыбыз Никифор Тукмачев шигырен тәкъдим итәбез.

Мин сандугач була алсам,
Гөлләргә кунар идем.
Сайрый-сайрый бар җиһанны
Моңнарга күмәр идем.

Мин сандугач булган булсам,
Илемнән китмәс идем.
Талларымны, таңнарымны
Мин ятим итмәс идем.

Сандугач булсам яныңа
Таңнарда кайтыр идем.

Йокыларыннан иркәләп,
Сайрап уятыр идем.

Мин сандугач була алсам,
Көзләргә калыр идем.
Ялгызларның моң-сагышын
Җырыма салыр идем.

Мин сандугач була алсам,
Илләргә кайтыр идем.
Халкымның бар кайгыларын
Сайрап таратыр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев