Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Шигъри мизгел

Татьяна Миронованың туган як турында шигырен тәкъдим итәбез.

Өзелеп сөям туган якны

Туган авылым, өзелеп сөям таңнарыңны,
Кушаматлы елга, болын, тауларыңны;
Тау астыннан агып чыккан чишмәләрең,
Елга буйлап тезелеп үскән талларыңны.
Язларыңны, җәйләреңне, көзләреңне,
Ап-ак карлы, ак буранлы кышларыңны;
Китми торган кыш кышлаучы кошларыңны,
Язын кайтып сайрый торган кошларыңны.
Сагнып кайткан сыерчыклар, тургайларны,
Сандугачлар, карлыгачлар, тартарларны;
Кыр казларың, үрдәкләрең, торналарны —
Шулар өчен ташлап кайтам таш каланы.
Сөям чыршы, нарат, имән, юкә, каеннарың,
Карагаең, усак, зирек, өрәңге һәм карамалың —
Болар бар да якын минем күңелемә,
Бары да миңа туганнарым кебек үз күренә.
Сөям болын-кырда үскән исле чәчәкләрең
Һәм алардан нектар җыйган бөҗәкләрең.
Барысы да бу тормышның эре чылбырлары,
Алар бар да туган җирнең бизәкләре.
Сөям күктә янган якты кояш һәм аеңны,
Саф һаваңны, саф суыңны һәм җиреңне.
Иминлек һәм саулык сорыймын аларның барчасына,
Әйләндерер идем туган җирне оҗмах бакчасына.
Рәхмәт сиңа, Ходай, шундый ямьле
Туган яклы мине иткән өчен.
Картайганчы синдә яшим, туган ягым, Ходай кушса,
Күңелемдә сүрелдерми яшә көчен.

Татьяна Миронова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев