Шигъри мизгел
Никифор Тукмачев шигырен тәкъдим итәбез.
Атна саен бәйрәм хәзер
Күңел ачу көн саен.
Бәйрәм бетсә дә, ис китми,
Табарбыз башка җаен.
Әйтерсең, юк бер кайгы да
БПЛА лар атмыйлар.
Әйтерсең, газиз балалар
Табутларда кайтмыйлар.
Фейерверк очырабыз,
Бәйрәмдә дә, туйда да
Кеше кайгысы кайгымы?
Җанда да юк, уйда да.
Исәрләндеме башыбыз?
Ялган шигарләр ятлап
" Шайтан туе" нда биибез
Шәһитләр җанын таптап.
Җиңү өчен, дип, җибәрә
Пенсиясен карт- коры.
Русча әйтсәк шушыдыр ул
" Пир во время чумы".
Сугыш бетәр, каршыларбыз
Берчак Җиңү таңнарын.
Ничек күзенә карарбыз
Сугыштан кайтканнарның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев