Шигъри мизгел
Аксар авылында яшәп иҗат итүче җирле шагыйрә Фәйрүзә Әхмәтова шигырен тәкъдим итәбез.
Гомер бушка үтмәде
Хәзер, дибез, авыр заман,
Кайчан булды җиңеле.
Михнәтнең булыр рәхәте,
Хезмәт сөйсәң, билгеле.
Эшләгән эшләр күп булды,
Аз булмады ялгышы.
Сыный-сыный ирек куйган,
Бер Алланың язмышы.
Эштән качмадык, кул селтәп,
Хәтерләмим, булмады.
Сагыштан сулса да йөзләр,
Зарланудан сулмады.
Һавадагы йолдызлар күк
Янып тордык, сүнмәдек.
Башны иеп авырлыкка,
Эшсезлеккә күнмәдек.
Янып торган йолдыз да
Атыла кинәт күктә.
Йолдыз кебек атылсак та,
Эзебез калыр җирдә.
Бушка үтмәде гомер.
Күктән бәхет көтмәдек.
Юк-бар хисләргә бирелеп,
Ярты юлдан китмәдек,
Без кеше көлдермәдек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев