Шигъри мизгел
Шәһәрдәшебез Алсу Алексеева шигырен тәкъдим итәбез.
Сагыну
Бик еракта, иркәм, еракта син,
Илебезне киттең сакларга.
Телим сиңа саулык-сәламәтлек,
Кайтырсың дип туган ягыңа.
Алтын көздә сагынам мин,
Яшьлек безнең һаман узмаган.
Синең назлы карашыңны тоеп
Яратуны көтәм яңадан.
Оныта алмыйм синең назларыңны,
Бергә узган яшьлек язларын;
Күктә балкып янган йолдызларга карап,
Каршылаган алсу таңнарны.
Хыялымда йөртәм сине, иркәм,
Төшләремә минем керәсең.
Күңелеңдә калды миңа дигән
Әйтелмәгән матур сүзләрең.
Мәхәббәтем көчле, иркәм, сиңа,
Килә бик тә сине күрәсем.
Серле карашыңны тоеп яшим,
Әле һаман истә сурәтең.
Язлар җиткәч кайтырсың син,
Очрашырбыз әле тагын без.
Татлы хисләр кабыныр яңадан,
Күктә балкып янган йолдыздай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев