Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Шигъри мизгел

Аксар авылында яшәп иҗат итүче Флүрә Гыйниятова шигырен тәкъдим итәбез.

Яшьнәп яшәр өчен тудым

Тормышымда җиңел юлны
сайламадым,
Ялагай һәм куштаннарны
аңламадым.
Дөрес сүзне әйтмичә кала
алмадым,
Туры бәреп кемнәргәдер
әле ярамадым.
Булдыра алганча ярдәм
кулым суздым,
Беркайчан да читтә кала
алмадым.
Авыр чакта тынгы таба
алмадым,
Уйламыйча җитди карар
кыла алмадым.
Ялган, нахак сүзгә ярсып
кыздым,
Сынау аша үтте түзем,
сабырлыгым.
Уңган-булган кешеләрдән
үрнәк алдым,
Күз тимәсен, диеп мин
сокландым.
Хис-тойгымны шигырь итеп
яздым,
Дусларыма, моңга тулы җыр
суздым.
Кош сайравын тыңлап
хәйран калдым,
Басу-кырны, чәчкәләрне
күреп хозурландым.
Кирәк чакта җилдәй җитез
булдым,
Я дулкындай салмак кына
тындым.
Сиздермичә изге ниятле
гамәл кылдым,
Күңел дәфтәремә туплап
салып куйдым.
Моңлы җанның зар-моңын
тыңладым,
Хата кылса, ипләп, дөресләп
җайладым.
Хәсрәт-газап күргәннәрнең
хәлен аңладым,
Тәмле, йомшак сүзем белән
майладым.
Шатлык-сөенеч тулы
уңышларга бардым,
Шулай җәйне, язны, көзне,
кышны уздым.
Бар булганга шөкер-ана
кылдым,
Бу дөньяга яшьнәп
яшәр өчен тудым!

Флүрә Гыйниятова (Шәйхелисламова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев