Шигъри мизгел
Укучыбыз иҗаты Хәмит Һадиуллинның җәйнең матур мизгеләрен чагылдырган шигырен тәкъдим итәбез.
Ул – Югары Пәнәчедән районыбызның җирле язучысы Минневәли абыйның улы. Минневәли абыйны, газетабызның актив хәбәрчесе буларак, күпләр хәтерлидер.
Питрау үткәч...
Питрау алды мәтрүшкәләр җыям –
Дарулыгын беләм күптәннән;
Питрау үткәч кошлар сайрашмыймы?
Сайрау яме бәлки чикләнә...
Питрау үткәч җәй дә кимеп бара
Эссе көннәр алда булса да;
Питрау җиткәч арпа-бодай тула,
Себерке дә әзер мунчага.
Питрау җиткәч яшь бәрәңге табам
Куллар белән төбен капшанып;
Питрау үткәч уңыш көчен җыя
Яңгыр көтеп, бераз алданып.
Питрау үткәч бәйрәм төсе китә –
Быелгысын җәйнең төгәлләп;
Питрау үткәч җәйдән көзгә таба,
Көзгә таба, җәйне йөгәнләп...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев