Шигъри мизгел
Алсу Алексееваның язгы табигать турында шигырен тәкъдим итәбез.
Яз
Гөлбакчада матур ал чәчәкләр
Хуш исләрен җиргә тарата.
Сандугачлар сайрый тирәкләрдә,
Моңлы авазларын яңгырата.
Болыннарда оча күбәләкләр,
Канатларын җилпеп җилләрдә.
Йөрәкләрдә уйный сөю хисе,
Нурлар балкый алсу йөзләрдә.
Күк йөзендә кинәт яшен яшьни,
Тирә-якка утлар уйнатып;
Көчле җилләр исеп, яңгыр ява,
Табигатьне гүя балкытып.
Җир өсләрен каплый яшел чирәм,
Бар дөньяга сихри ямь өстәп;
Сөендерә күңелләрне безнең
Ямьле язның матур төсләре.
Алсу Алексеева.
Адилә Борһанова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев