Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Шигъри мизгел

Сезнең игътибарга Зәйдә яшәп иҗат итүче Алсу Алексеева шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Язгы сулыш

Язгы кояш нурын чәчеп ялтырый,

Бар дөньяга биреп җылысын.

Агачларны яшеллеккә күмеп,

Бар табигать тоя яктысын.

Күңелләрдә кабынадыр хисләр,

Йөрәкләрдә тулы наз-дәртләр.

Әйтерсең лә, яшәрәбез янә

Картаймыйбыз һич тә беркайчан.

Яратамын язгы ташуларның

Ярларыннан агып чыгуын;

Кошларның да биек һаваларда,

Аваз салып, очып кайтуын.

Бакчаларда сирень чәчәкләре

Хуш исләрен җиргә тарата.

Күңелләрне бизи шатлык хисе,

Йөрәкләрне сөю балкыта.

Юксыну

Яшьлегемә кайтып килер идем,

Аккош кебек очып талпынып.

Күбәләктәй чәчәкләргә кунып,

Сандугачтай сайрап талпынып.

Сагынамын яшьлек язларын,

Сөю ташып торган назларын.

Балкып торган күктәге йолдыздай

Йөрәгемнең янган чакларын.

Сагынамын яшьлек дустымны,

Бергә йөргән чирәм-сукмакны.

Чылтырап аккан чишмә суларын,

Бакча, болын, басу буйларын,

Җәйге матур Сабантуйларын.

Мәңге калсын истә ул вакыт,

Сүрелмәсен йөрәк чаткысы.

Искә алып шатланырбыз бергә,

Хатирәләр — күңел яктысы.

Алсу Алексеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев