Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Шигъри мизгел

Җирле шагыйрә Алсу Алексееваның шигырен тәкъдим итәбез.

Яз

Язгы кояш нурын чәчеп ялтырый

Бар дөньяга биреп җылысын.

Агачларны яшеллеккә күмеп,

Табигатьне кабат уятып.

Күңелләрдә кабынадыр хисләр,

Йөрәкләрдә тулы наз-дәртләр.

Әйтерсең лә, яшәрәбез тагын,

Картаймыйбыз беркайчан.

Яратамын язгы ташуларның

Ярларыннан агып чыгуын.

Кошларның да биек һаваларда

Аваз салып, очып кайтуын.

Бакчаларда сирень чәчәкләре

Хуш исләрен җиргә тарата.

Күңелләрне бизи шатлык хисе,

Йөрәкләрне сөю балкыта.

Алсу Алексеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев