Шигъри мизгел
Зәй энҗеләре

Шигъри мизгел

Җирле шагыйрә Клавдия Максимова безне үзенең чираттагы иҗат җимеше белән сөендерә.

Айлы төннең бер мизгеле

Сихрилектән, матурлыктан куркып,

Туктап калдым барган җиремнән;

Бу матурлык юкка чыгар кебек,

Ялгыш кына күренеп күземә.

Сихри төннең сихри матурлыгы

Үз эченә алды бөтереп;

Матурлыкны югалтудан куркып,

Көч тапмадым атлап китәрлек.

Ай сибәме әллә энҗеләрен —

Бу матурлык каян коела?

Җирдә дә бит энҗе бөртекләре

Әкияттәге кебек тоела.

Пәри кызы шаярамы әллә,

Минем белән шулай сихерләп;

Шаярмачы инде, пәри кызы,

Яшьлек узып бара кул изәп.

Бар көчемне җыеп кузгалганда,

Китим диеп барыр юлыма;

Күзем төште — пәри кызы тора,

Күмелгән дә айның нурына.

Ак шәлендә уйный ак энҗеләр,

Керфекләре, чәче энҗедән;

Елмаюы хушны ала, каһәр,

Асыл ташлар уйный күзендә!

Матурлыкка түзә алмый шулчак,

Аңа таба суздым кулымны;

Пәри кызы челтер-челтер көлеп,

Күз алдымнан китеп югалды.

Клавдия Максимова.


Нет комментариев