Шигъри мизгел
Сезнең игътибарга иҗат сөюче җирле шагыйрәбез Алсу Алексееваның шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Зәй
Зәй шәһәре бик тә якын миңа —
Монда яшәп, гомер иттем мин;
Тормыш корып, балалар багып,
Яшьлегебез узып китте бит.
Зәй — ямьле, матур шәһәр,
Җәен монда мәңге яшеллек.
Зәй таулары биек, матур бит ул,
Җиләкләргә бай ул хозурлык.
Сулыклары бай бит балыкларга,
Сокландыра безне урманнар;
Тезелеп киткән каен агачлары
Ераклардан күренеп торалар.
Чаллы якларыннан кайткан чакта
Каршы ала безне һәрвакыт
Биек, матур ГРЭС торбалары,
Балкып яна аның утлары.
Кешеләре тырыш, уңган-булган,
Заводларда кайный эш көне.
Күңелләрне сөендерә һәрчак
Мизгелләрнең матур бер хисе.
Сагыну
Сизелмичә яшьлек узып киткән,
Агымсудай узган гомерләр.
Күңелләрдә мәңге истә калган
Саф мәхәббәт, татлы сөюләр.
Сагындырып искә төшә минем
Яшьлектәге ямьле язларым.
Сирень чәчәкләре өзеп биргән
Сөйгәнемнең матур назлары.
Сагындырып искә төшә һәрчак
Җәйге ямьле Сабантуйлары.
Җилкендергән безнең күңелләрне
Әткәемнең гармун уйнавы.
Истән чыкмый бер дә күңелемнән
Әнкәемнең моңлы тавышы.
Күңелемдә һәрчак яңгырап торыр,
Яшьлегемнең матур авазы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев