Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Рузилә Гатина: “Питрау бәйрәмен бик яратам”

«Җәй яме син, Питрау!» конкурсы кысаларында укучыларыбызның иҗат җимешәре белән таныштыруны дәвам итәбез. Чраттагы шигъри тәлгәш Югары Пәнәчедән Рузилә Гатинадан.

Зәй керәшеннәре хакында
Бик яратып сөйлиләр.
Сүзгә тапкыр, эшкә батыр дип,                                                                     
Көн дә шуны көйлиләр.

Эх, күрәсе иде үзләрен дә,
Гөрләшәсе иде утырып!
Питрау бәйрәменә кайтам әле,
Күчтәнәчкә  сыйлар  тутырып. 

Мәтүк, Кәтүк, Лизүк түтәйләр,
Әрчүк, Илүк, Кечтүк дәдәйләр,
Керәшенчә такмак әйтәбез дип,
Зур мәйданга мине әйдәкләр.

"Килдем менә сезгә, дуслар, 
Гел бәйрәмчә  киенеп,
Таң атканчы җырлармын мин
Күрешүебезгә сөенеп"- 
 
Матур сүзләрне әйтеп, 
Сәламнәрне җиткереп,
Кәтернә түтәй янына 
Басармын мин җәлт итеп...

Казның була аклары.

Казның була карасы,                    
Басмаганны да бастыра                                                                        
Керәшен такмаклары.

Питрауда уйналадыр
Соңгы түгәрәк уен. 
Җырында да оста итеп
Халык әйткән үз уен: 

"Чуар күке күклидер,
Сука өстендә туктыйдыр.
Безнең уен уйнаулар да
Питрау җиткәч туктыйдыр."

Калталы күлмәк киядер 
Керәшен чибәрләре,
Тәңкәле баш киемен дә 
Бер киеп җибәрсәме!

Ак калфак та киярләр,                                                                                
Чугын артка чөярләр.
Күңелләре  матур булгач,
“Сез дә шундый”, диярләр.

Ак, кызыл, йә кара төсле,                                                                  
Вак бизәкле, шакмаклы.
Егетләренең күлмәге                                                            
Күркәм инде шул чаклы!

Бәйрәм күлмәкләре булыр
Тезелеп киткән төймәле.
Эзәре дә килешеп торыр, 
Билдән буып бәйләүле.
(Эзәр — ирләр күлмәгенең бер элементы. Билдән буып бәйләнгән. Аны йон җепләрдән ишеп яисә орнаментлар белән бизәп тукыганнар).

Җыр-биюдә керәшенчә
Чагылыр гореф-гадәт.
Телгә, дингә бәйле сүзләр
Йөрәккә ятар һәйбәт.

Питрауның барча сере 
Ачылыр бу бәйрәмдә:
Үсемлекләр дөньясы да 
Телгә керер, әлбәттә.

"Питрау гөлләмәсен" җыю, 
 Һәм дә үрү тәкыясын, -
Бу бәйрәмдә бар да була,
Халык мактап телгә ала
Себерке бәйләү остасын.

Көрәш кызган мәйданны,  
Аркан тарткан малайны,
Утын ярган агайны, 
Шәп биюче апайны
Күрми калу  ярармы?! 
Тел шартлата торганның
Һәммәсен дә саныйммы?

Керәшеннәрнең булганы, 
Җырлары һәм моңнары, 
Дуслыгы, батырлыгы
Питрауда гына  шулай
Данга күмелер  тагы!                                                                                
Питрау чибәре кабызган
Якты учак янында
Түгәрәк уен башлангач,
Яшьләр булыр якында.

Питрауда кәләш сайланып, 
Туйлар узар аннары,
Изге уйларга чорналып
Каршы алыйк таңнарны.

Якташлар да, кунаклар да
Күңел ачкан чакларга,
Ел буена көч, дәрт алып,
Кайтыр туган якларга.

"Жәй яме син, Питрау!" дигән бәйгедә ни өчен катнашырга уйладым мин?  Кашкатау итәгендә узучы Питрау бәйрәменә барып сокланып кайтам. 
Керәшеннәрнең  чыгышларын карарга республикабызның төрле шәһәрләреннән күп милләт вәкилләренең дә килүе - бу бәйрәмнең нинди зур масштабта үтүе хакында сөйли.

Әниебез  Наилә Хәкимулла кызы Гатина белем биргән балалар  арасында да Зәй районы Урта Пәнәче авылының керәшен егет-кызлары күп иде. Әни аларны - Юра, Альберт, Василий, Николай, Нина, Света һәм башка укучыларын яратып яшәде, укучыларының әти-әниләрен хөрмәт итте. Фекла апагыз, Тамара түтәгез, Гена дәдәгез дип, аларның  эшләрендәге уңышлары хакында безгә ялкынланып сөйләр иде…

фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев