Роза Хәйретдинова: «Кайтыгыз, сез, батырлар, кайтыгыз!»
Җирле шагыйрә Роза Хәйретдинова үзенең иҗат җимешен тәкъдим итә.
Кайтыгыз, сез, батырлар, кайтыгыз!
Киек казлар сәлам бирә,
Сагындырган илләре.
Аяусыз сугыш афәте
Алып китте кемнәрне?
Яңгыр болытында хәтер,
Һич туктамый ла елый.
Әниемнең бишек көе
Йөрәгемне дәвалый.
Киек казлар очып үтте,
Үзләрен санамадым.
Туган үскән ил — җиремне
Белсәң сагынганнарым?!
Кайтыгыз сез, батырлар, кайтыгыз,
Калмасын җирдә бары антыгыз!
Кайтыгыз сез, батырлар, кайтыгыз,
Киек каз юлларын каратыгыз!
Роза Хәйретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев