Рәмзия Ильина: «Гимны халкымның»
Габдулла Тукайга багышланган шигырьләр урнаштыруыбызны дәвам итәбез. Чираттагысын Зәй шәһәреннән Рәмзия Ильина иҗат иткән.
Гүзәл халкым, моңлы халкым минем
Бүләк иттең безгә Тукайны.
Әкияттәге «Су анасы», «Шүрәле»се
Таң калдырды күпме баланы!
Горур халкым, дәртле халкым минем,
Сатылмадың – телем сакладың.
Тукаемның шигырьләре аша
Матурлыгын телнең аңладым.
«Туган тел»не өйрәнмәгән юктыр татар,
«Туган тел» – ул гимны халкымның.
Галәм киңлегендә Тукай эз калдырды,
Җырын ишеттерде милләтнең.
Тукай бөек. Тукайлары булган
Милләт мәңге йөзен югалтмас!
«Җиктереп пар ат Казанга» җыры
Халкым теленнән һич кайчан төшмәс.
Рәмзия Ильина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев